Саба муниципаль районының «Тургай» приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Күңелле саннар» дигән темага дәресләр узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән математика буенча «Күңелле саннар»дигән темага дәрес - уен үткәрелде. Шөгыльнең максаты: тәрбияләнүчеләрнең математик сәләтләрен үстерү; ун  эчендә туры һәм кире тәртиптә исәпне ныгыту; геометрик фигуралар һәм яссылыкка ориентлашу турындагы белемнәрне камилләштерү; иптәшлек хисе тәрбияләү.

Балалар математик уеннар уйнадылар: “Саныйк әле", " Нәрсә? Кайда?» , "Кем игътибарлы?”. "Шәһәрне геометрик фигуралардан төз" дигән уен биремнәрен үтәделәр һәм исәп таякчыклары белән «бизәкне торгыз» дигән дидактик уен да үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International