2020 елның 16 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Иске Яңа елга” багышланган бәйрәм кичәсе булып узды, бәйрәм “Игелек планетасы” вәкилләре белән берлектә үткәрелде.
Кичәнең максаты булып Иске яңа елга багышланган традицияләрне искә төшерү, балалар коллективларын берләштерү торды. Тәрбиячеләр бик күңелле сценарий төзегәннәр иде. Анда ничек итеп Яңа елны коткару, маҗаралы хәлләр, әкият геройлары, тылсымчылар бар иде. Балалар бөтен уеннарда да бик рәхәтләнеп, яратып уйнадылар. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте. Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
Чара ахырында барлык катнашучылар геройлар белән фотога төштеләр.