Консультация көне

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

           2020 елның 16 гыйнварында гаиләләрнең социаль иминлек дәрәҗәсен киметү һәм халыкның иң кискен һәм  социаль проблемаларын хәл итү максатыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. Кече Кибәхуҗа авылында ерак торак пунктларда яшәүче гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча чираттагы консультация көне үткәрде.   Төрле сәбәпләр аркасында район үзәгенә чыгу кыен булган гаиләләр үзләрен кызыксындырган сорауларга урын да җавап ала алалар. Белгеч җыелганнарга законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде, социаль түләүләр, пособиеләр һ.б. сорауларга җавап бирде. Консультация ярдәме сорап 7 кеше мөрәҗәгать итте. Эш ахырында барлык катнашучыларга гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмати-аңлату буклетлары таратылды. Тыңлаучылар оештырылган очрашудан канәгать калдылар, чөнки алар үзләре өчен файдалы һәм мөһим мәгълүмат алдылар. Шулай ук участок социаль хезмәте белгече социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә патронаж ясады.  Җирле үзидарә органнары белгечләре белән берлектә участокта социаль хәл мониторингы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International