"Өлкәннәр өчен психологик диагностика “

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

"Өлкәннәр  өчен психологик диагностика “

Максат: интернат-йортта яшәүче гражданнар турында төрле яклап кайгырту һәм аларның психологик ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Бурыч:өлкәннәрнең  психологик халәтләрен өйрәнү.

               21 гыйнвар көнне психолог Салихова Л.З. интернат-йортта өлкән яшьтәге Кашафутдинова М.Х. белән психологик диагностика үткәрде.

             Өлкән яшьтәге кешеләрне тикшерүдә психодиагностиканың роле яшь буенча үзгәрешләрне бәяләүдән тора. Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында психолог үз эше барышында өлкәннәрнең коллективта аралашуына һәм көндәлек эшчәнлегенә, психологик проблемаларын чишүгә зур игътибар бирә. Шушы максат белән Салихова Л.З.   Кашафутдинова М.Х. белән "Өлкәннәрне диагностикалау"дигән тест кулланып психологик диагностика үткәрде. Шөгыль барышында Мәсхүдә ханымның психологик халәте,борчыган проблемалары ачыкланды.

            Үткәрелгән аралашудан  КашафутдиноваМ.Х.да  психологик үзгәрешләр күзәтелмәгәнлеге билгеләнде. Психолог әлеге ханым белән бик җылы аралашты, ныклы психологик элемтэ булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International