«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева 6 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Тере зарядка» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәрәкәт итү күнекмәләрен үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү, яңа хәрәкәт тәҗрибәсен алу, уңышка ирешү шартларында үз-үзеңә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Төркемле дәрес «Леопард ауда» дигән хәрәкәт күнегүеннән башланды. Барлык балалар да үзләрен леопард итеп күзалладылар, аларның нинди булуы, ничек аулаячагы турында сөйләделәр. Башта ашарга һәм табышны көтәргә кирәк иде. Балалар төркемләшеп, башларын тезләренә, йөзләрен уч төбенә салдылар, хәрәкәт итергә авыр булган балаларга белгеч ярдәм итте. Аннан катнашучыларга кулларын өскә күтәреп, аяклары белән сикерергә кирәк иде. Балаларга леопард ролендә булу бик ошады. Күнегүне башкару барышында алар хәрәкәтләнү күнекмәләрен һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерделәр. Зур моториканы үстерүгә юнәлдрелгән «Марш адымнары» дигән чираттагы күнегүне балалар алып баручы командасы буенча башкардылар. Бер урында хәрәкәт итүдән башлап, аннары әкренләп алга таба атларга, йөреш вакытында куллар белән хәрәкәтләргә күчтеләр.
Катнашучылар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, канәгать калдылар.