«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”н да яшәүчеләр белән “Тырыш” чишмәсенә сәяхәт

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Изге  су сәламәтлек, изгелек, фатиха һәм чистарыну бирә дип санала. Керәшен төннәрендә  елгага су артыннан йөрү дигән әйтем  бар. Православие динендәгеләр фикеренчә, керәшен  һәм бәйрәм алдыннан изгеләндерелгән су гына түгел, ә  табигый чыганаклардан җыелган теләсә нинди су һәм хәтта кар могҗизалы көчкә ия булган. Мондый су берничә ел ябык көе саклана һәм бозылмый дип санала. Керәшен суы белән авырып китмәсен өчен умарта ояларын әйләндереп, мал-туар эчереп, үрчетеп яшәгәннәр. Менә бүген дә 2020 елның 21 гыйнварында интернат карамагындагылар мәдәният оешмасы хезмәткәре Бәдретдинова Г.С. һәм социаль хезмәткәр Демидова З. Р. белән берлектә «Тырыш» чишмәсенә изге  су артыннан сәяхәт оештырдылар. Башта чишмә табигатенә сокланып  утырып ял иттек, чишмә суыннан авыз иттек  һәм кайтыр юлга кузгалдык. Өлкәннәребез  бу сәяхәттән бик канәгать калдылар, бик күп тәэсирләр һәм көн буена  җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International