Лениногорск халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Хокук новигаторы” технологиясе эшли

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

20.01.2020 елда «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Хокук навигаторы» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Дарья Кузьмина чара үткәрде, анда социаль хезмәтләр алучылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә баланы карап тоткан өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә компенсация түләүләрен рәсмиләштерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Әлеге чараның максаты - “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 65 статьясы белән танышу, ә атап әйткәндә, мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү вариантлары турында мәгълүмат бирү.

Социаль хезмәтләр алучылар әлеге закон нигезендә, балалар бакчасы өчен түләү өлешчә дәүләт тарафыннан компенсацияләнүен турында  белделәр. Аның нинди күләмдә һәм тәртиптә башкарылуы - РФ конкрет субъекты вәкилләре хәл итә, чөнки балалар бакчасында булган өчен түләүне компенсацияләү тәртибен регламентлаучы законнар төбәк хакимиятләре раслый.

Мобиль кушымта ярдәмендә социаль хезмәтләрне алучыларның берсенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен өстәмә компенсация өлешен рәсмиләштерү өчен документлар бирү тәртибендә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International