Әңгәмә «Профилактика – сәламәтлек нигезе»

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

     Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Илүсә Габделбәр кызы «Профилактика – сәламәтлек нигезе» дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә Бөтендөнья яман шеш белән көрәшү көненә багышланган иде.

     Ул онкологик авырулар үсешенең төп риск факторлары арасында табиблар тәмәке, алкоголь куллануны, сәламәт булмаган туклануны, хроник стрессны, түбән физик активлыкны, хроник инфекцияләрне билгеләп үтәләр, дип сөйләде.

     Яман авыруны кисәтү максатыннан, беренче чиратта, тәмәке тартудан тыелырга, актив яшәү рәвеше алып барырга, балансланган һәм сәламәт ризык кабул итәргә, симерүне кисәтергә, кояшта һәм солярийларда озак булудан тыелырга кирәк.

     Бүгенге көндә иртә диагностика һәм үз вакытында дәвалау, шулай ук профилактика иң нәтиҗәле ысуллары булып кала бирә.

     Әңгәмә ахырында социаль ярдәм алучыларга авыруны профилактикалау буенча киңәшләр булган мәгълүмати буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International