«Татарстан Республикасында социаль конракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү» турында 635 нче номерлы ТР Министрлар Кабинетының карарына үзгәрешләр кертү сәбәпле, 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләр белән социаль контрактлар төзү буенча актив эш алып барыла.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтә үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре торак – көнкүреш шартлары акты нигезендә әңгәмә кәгазе тутыралар, авыр тормыш хәленнән чыгу чараларын үз эченә алган гаиләне социаль адаптацияләү программаларын эшлиләр. Бугенге көндә “Шәфкатъ” узәге белгечләре тарафыннан социаль түләүләргә 9 дан артык гариза белән эш башкарылган.