2020 елның 4 февралендә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиева Нурания Әхмәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, авыл җирлеге исеменнәндә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.
Нурания апа гомер буе туберкулез хастаханәсендә эшләгән. Тормыш иптәше Муллагали абый белән өч ир бала үстергәннәр. Хәзерге вакытта Нурания Галиева олы улы Рәшит тәрбиясендә яши.