2020 елның 4 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Бөек Ватан сугышында җүңүнең 75 еллыгына багышланган “Безнең герой - якташларыбыз” дип исемләнгән видео дәрес узды.
Дәреснең максаты туган як тарихына карата кызыксыну уяту, Ватанга карата патриотизм хисе тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз кылган батырлыклар мисалында үз тарихыбызга карата аңлы тормыш позициясе булдыру.
Дәрес барышында балалар сугыш турында белүләре, аның һәм йортка, һәр гаиләгә күпме бәла – каза китерүе турында фикер алыштылар. “хәтер китабын” карадылар. Аннан соң якташларыбыз , Советлар Союзы Геройлары: Максимов Иван Тихонович, Москвин Михаил Кириллович, Нигматуллин Гафият Ярмухаметович, Просвирнин Михаил Андреевич турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: “Якташларыбызның Бөек Ватан сугышында катнашуы турында нәрсә белдек?”, “Безгә ата – бабаларыбызның хәрби казанышлары турында белергә кирәкме?”