Россия хәрби тарихының истәлекле датасы - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан, 15 февраль көнне «Улыбка» клубы социаль хезмәт алучылары өчен «Ялкын» хәрби-патриотик клубына экскурсия оештырылды.
Уң ярымшар рәсем ясау техникасын кулланып, рәсем ясау буенча гадәти булмаган мастер-класс 16 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә үтте.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 16 февраль көнне «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында «Хисләрне тану» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара катнашучыларга үз хисләрен билгеләргә өйрәнү максатыннан үткәрелде.
Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 15 февраль көнне «Үз юлыңны үзебез сайлыйбыз» дигән курстан «Антитерроризм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Максат: акча - универсаль, уңайлы алмашу чаралары турында күзаллаулар , формалаштыру.
Бурычлар: төркем биремнәрен үтәү аша төркемдә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Әйләнә-тирә мохит белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында «Без тыңлый беләбезме» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара 15 февраль көнне 16 нчы социаль участогында тирә-юньдәгеләрне ишетә белү сәләтен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 18 балигъ булмаган бала катнашты.
Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында 15 февраль көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган «Муса Җәлил - шагыйрь һәм герой» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара балаларны татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, патриотизм, татар язучыларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Герой-патриотик айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Әфганстан - безнең хәтер» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чара 9 нчы социаль участогында балигъ булмаганнарның патриотизмын, үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән солдатларга карата хөрмәт тәрбияләү максаты белән узды.
2022 нче елның 15 февралендә "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Кар малае"әвәләү шөгыле үткәрде.
Герой-патриотик айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «сугышсыз балачак» дигән коллаж әзерләү буенча төркемле дәрес үткәрде. Чара 11 февраль көнне балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.