Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 нче апрелендә чыккан 741-р номерлы күрсәтмәсен үтәү һәм ягулык сезонына әзерләнү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, тормыш – көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан тәрбия органнары Җәлил эшчеләр бистәсенең социаль яктан имин булмаган гаиләләрендә һәр өйгә кереп йөреп чыктылар.
Эшче төркем газ һәм электр приборларының төзеклелегенә аеруча игтибар итте. Янгын куркынычсызлыгы буенча ачыкланган кимчелекләрне үзвакытында төзәтү максатыннан аңлату профилактик эше алып бардылар.