Шикәр авыруы каян килеп чыга.

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 2016 елның 18 августында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья хастаханәнең участок врачы Татьяна Филиппова белән очрашу үткәрелде.  Очрашу барышында Татьяна Валентиновна шикәр авыруы барлыкка килүнең  беренче билгеләре, авыру төрләре hәм нинди ысуллар белән бу авырудан үз-үзеңне саклау турында сөйләде. Очрашу ахырында барлык 28 тернәкләнү узучыга да “Ни өчен ашаганнан соң кандагы шикәр күләмен тикшерү кирәклеге” дигән белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International