ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

8 сентябрь көнне “Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Көзге мәрхәмәтле – игелекле эшләр” эстафетасы кысаларында “Тормыш игелекле эшләр өчен бирелә” исеме белән шигырь бәйгесе булып узды. Нәкъ җырдагыча: “Изгелек җирдә ятмый ул, яхшылык эзсез калмый!”. Чыгышлар шул хакта иде.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

   “Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге изгелек атнасы кысаларында, 2016 нчы елның 6 сентябрендә “Шәфкатъ” үзәге белгечләре волонтерлар ярдәме белән саф һавада скандинав йөрү буенча ял итүчеләргә мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чара парк зоналарына халыкның игътибарын  җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Чарада катнашучылар скандинав йөрүнең сәламәтлеккә күпкырлы уңай тәэсир ясавын белделәр. Ял итүчеләр буш вакытларын сәламәтлеккә файдалы итеп үткәрделәр.

    “Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ирекле акция һәм “Татарстан Командасы” иҗтимагый хәрәкәте кысаларында 2016 елның 5 сентябрендә “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре “Игелек кыл!” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Хәерле көн һәм яхшы кәеф теләкләре юллап, алар киң җәмәгатьчелеккә изге эшләр эстафетасы башлану турында хәбәр иттеләр, игелекле гамәлләр кылырга чакырдылар.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2013 елдан башлап hәр елның 5 сентябре Россия Федерациясендә Халыкара Хәйрия көне буларак билгеләп үтелә. Хәйриячелек мохтаҗ кешеләр тормышында бик мөhим роль уйный.  Бу көнне Сарман “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар Җәлил бистәсендә ялгыз гомер итүче, сәламәтлеге чикләнгән Гараева Рәсимә Вагыйз кызын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Үзәк директоры Гөлнара Хуҗина , өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гузәл Рафикова hәм  волонтерлар юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр, бүләк тапшырып киттеләр. Социаль хезмәткәрләр   Рәсимә  апаның өен җыештырдылар.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан ,«Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү әзәгенең ДЦ «Волонтер» иреклеләре            «Терроризмга –юк !» дигән акция оештырдылар.  Волонтерлар халыкка терроризмнын  куркынычы турында һәм террор куркынычы вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре турында буклетлар тараттылар.

3 сентябрь  конне «Шэфкатъ» халыкка социаль хезмэт курсэту узэгендэ терроризмга каршы корэштэ телэктэшлек коне унаеннан «Терроризмга – юк! Тыныч иртэлэр очен!» исеме белэн спорт ярышлары булып узды. Олкэннэребез божраны кыршауга кигерту, кэржингэ туп ыргыту, жеп сутеп урау ярышларында актив катнашып махсус булэклэргэ ия булдылар.    

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне. Белгәнебезчә, ул көнне без Беслан фаҗигасен исебезгә төшерәбез. Шул уңайдан “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә үзәк китапханә хезмәткәрләре “Чәчәкләр – тормыш яме” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

         2016нче елның 1 нче сентябрендә Татарстан республикасы буенча барган терроризмга каршы көрәш көнен үткәрү планы кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге  тернәкләнүчеләргә янгын бүлекчәсе участок командиры Габдулла Ганиев һәм полиция бүлеге вәкиле Эдуард Файзрахманов белән мавыктыргыч-физрультура чарасы уздырылды.

 

1 сентябрь көнне “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт курсәту узәгендә, терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек  көне уңаеннан, “Терроризмга – юк!” исеме белән чара узды. Очрашуда үзәк мәчет имам-хатибы Динар хәзрәт катнашты.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

  «Шәфкатъ» үзәге хезмәтчәннәре, социаль хезмәт алучылар һәм Ветераннар Советы членнары белән очрашуда  «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре  Фәрит Хөснуллин, РФ Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына  депутатлыкка бер мандатлы 30нчы Әлмәт сайлау округыннан «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән кандидат Ринат Хәйров хэм депутат Ольга Павлова катнаштылар. Алар республикада, районда башкарылган эшләр турында сөйләделәр, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International