Кариле авылында 30 август көнне Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әминә Сәләхетдин кызы Нигъмәтҗановага тантаналы рәвештә йорт тапшырылды.
Өй туенда Рәсәй Федерациясе Дәүләт думасының алтынчы чакырылыш депутаты Марат Бариев, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин һәм «Водстрой» жәмгыяте төзелеш мастеры Валерий Кузьминнар катнаштылар.
Яңа өйдә кунакларны бик жылы каршы алдылар һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Килгән җитәкчеләр ветераннарны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылыр.