Бүген, 23 нче август көнне, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә психолог Шәйдуллина Фәридә Фаяз кызы тарафыннан Үзәктә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр өчен “Минем хисләр” дип исемләнгән төркемле тренинг үткәрелде.
Әлеге тренингның максаты – тиз арада начар кәефне яхшы кәефкә алыштырырга өйрәнү.
Өлкәннәр төркеме тренинг барышында бик актив катнаштылар һәм уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.