“Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге игелек атнасы кысаларында, 2016 нчы елның 15 сентябрендә иреклеләр үзәге волонтерлары “Шәфкатъ” үзәге белгечләре белән берлектә иртәнге зарядка ясадылар. Акцияның төп бурычы – җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлекләренә җәлеп итү, көндәлек гимнастика ясауга, саф һавада ешрак булуга, спорт корылмаларына йөрүгә өндәү. Күңелле, ритмик музыка астында күнегүләр комплексы ясатылды. Мондый төр разминка эшкә сәләтне арттырып кына калмый, сәламәтлекне дә ныгыта, көне буена яхшы кәеф белән дә баета.
#МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН # ТатарстанКомандасы