Форумның эшчәнлеге мастер-классларга, чыгышларга, тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыкларына бай булды. Форумда Сарман районыннан “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре Маликова Айсылу, Ибрагимова Миләүшә, Гимазетдинов Наил катнашты. “Волонтер” иреклеләр үзәге координаторы урынбасары Гимазетдинов Наил Бөтенрәсәй “Рәсәй Иреклесе – 2016” регионара конкурс этабында “Яшь ирекле” номинациясендә җиңү яулады.