“Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге игелек атнасы кысаларында, 2016 нчы елның 9 сентябрендә иреклеләр үзәге волонтерлары социаль хезмәткәрләр белән берлектә “Янәшәдә ветеран яши” исеме астында акция үткәрделәр. Акция кысаларында, волонтерлар ялгыз яшәүче өлкәннәргә тормыш-көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәмгә килделәр: өйләрен һәм ишегалдын җыештырдылар, кибеттән кирәк-яраклар, азык-төлек алып кайттылар.