Мөмкинлекләре чикле балаларга патронаж үткәрү – системалы эшчәнлек. Ул балага һәм аның гаиләсенә авыр минутларда ярдәмгә килүгә юнәлдерелгән. Сарман иреклеләр үзәге әлеге балалар белән даими эшләп тора. Патронажның төп максаты – мөмкинлеге чикле баланы мөстәкыйль тормышка әзерләү. “Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге игелек атнасы кысаларында, 2016 нчы елның 8 сентябрендә иреклеләр үзәге волонтерлары инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар. Балалар белән бармак уеннары һәм кулның вак моторикасын үстерүгә багышланган шөгыльләр үткәрелде.
#МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН # ТатарстанКомандасы