Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкатъ туташлары инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Дарудан башка - нык сәламәтлек” дигән акция оештырдылар. Социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәребез өчен “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Үләнле чәй дәвасы”, “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе” темаларына әңгәмәләр үткәрделәр.
Шәфкатъ туташлары авыруларны ничек итеп булдырмый калу, озак яшәү серләре хакында һәм сәламәтлекне, күңел күтәренкелеген саклау, вакытыннан алда картаймас өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында киңәшләр бирделәр. Дөрес туклану, хезмәт, йокы һәм ял сәгатъләрен дөрес итеп бүлү – менә сәламәт яшәүнең төп сере.