Балык Бистәсендә "Хокукый ярдәм көне" үткәрелде

2016 елның 18 ноябре, җомга

    2016 елның 218 ноябрендә Балык – Бистәсе муниципаль районының дәүләт автономияле "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе" Доверие – Ышаныч " актлар залында "Хокукый ярдәм Көне"  чарасы  узды.

 Бу көнне ятим балалар, ата-аналарының тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар, үз гаиләләренә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны  тәрбиягә алырга теләүчеләр, инвалид балалар, уллыкка (кызлыкка) алучылар һәм аларның  законлы ышанычлылары төркемнәренә кагылышлы юридик затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде. Чарада Россия Эчке Эшләренең, Федераль суд приставлары хезмәтенең Балык Бистәсе буенча бүлек хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль район социаль яклау, мәгариф, муниципаль районы Советы аппаратының юридик бүлеге хезмәткәрләре, адвокат, нотариуслар катнашып сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International