26 ноябрь көнне район мәдәният бүлегендә Әниләрне олылау тантанасы бик күңелле узды. 90 яшьлек иң өлкән әнине дә, күп балалар тәрбияләүчене дә, тәрбиягә бала алган гаилә әниләрен дә бүләкләделәр. Ә бүләкләүчеләре - район оешмалары җитәкчеләре иде. Әниләр көненә багышланган әлеге тантананы район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова ачып җибәрде. Башка оешма җитәкчеләре белән берлектә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Габделәхәтовна да әниләргә котлау сүзләрен җиткерде. Әниләребезгә бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.