ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

31 январь  көнне “Шәфкать” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре психолог Миргасимова Г.Р., социаль  педагог Мубаракшина Р. Г. яман гадәтләрне кисәтү буенча Сарман аграр көллиятендә “Барысы да үз кулыңда”, “Позитив фикер йөрткргә өйрәнегез” исемле  профилактик шөгылләр уздырдылар.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

       Кулланучылар хокукларын яклау - кулланучы һәм сатучы арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салу.

      Насырова Алина Викторовна hэм Соколова Жанна Николаевна  - Татарстан Республикасының эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Түбән Кама бүлегенең төп консультанты  hэм белгече  хокукый актлар турында мәгълүмат җиткерү максаты белән “Шәфкать" үзәгенә очрашуга килде.

          Очрашу барышында катнашучыларга гамәлдәге законнар буенча аңлатма бирелде һәм конкрет мисалларда конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе аңлатылды.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар волонтерлар булып өлкән яштәге әби-бабайларга булышалар. 5 нче декабрь көнне алар Нина Родионовнага булышырга бардылар.Ә өлкәннәр безне күреп бик шатланалар.

 9 нчы декабрь көнне Әтнә дәүләт драма тетры бинасында уналтынчы тапкыр Хәйрия концерты үткәреп, мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбызга ярдәм иттелде. Быел олысы-кечесе, физик зат-оешмалар көче белән 356 мең сум 479 сум акча җыйналган. Әлеге акчалар минутын ничек үткәрергә белми тилмергән, дару алырга, операция ясатырга тиенләп акча җыючыларга барып ирешәчәк.            

        Инвалидлар ункөнлеге  барышында ниләр генә эшләнмәде, районыбыз мәктәпләрендә укучылар нинди генә кичәләр, ярминкәләр уздырмады, алардан кергән барлык акчаны алар менә шушы  "Чын йөрәктән" Хәйрия фондына тапшырдылар, кемнәрнең генә көче кермәде. Олы затның да, кеченекенең дә ярдәм итәсе, булышасы килде.

       Кичә барышында  Район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин, Социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, "Чын йөрәктән" фонды җитәкчесе Миңгазиз абый Зиннәтов чыгыш ясап, ниләр эшләнгәнен җиткерделәр, Җылы сүзләр әйттеләр.   Районның “Чын йөрәктән” хәйрия фонды җитәкчесе Миңгазиз Зиннәтов әлеге фондтан  Нигъмәтҗанов Булат Самат улына, Һадиева Рәмзия Әхмәтгали кызына операция ясату өчен сертификатлар тапшырды. Мөмкинлеге чикле балалар Кыш бабайга хатлар языганнар. Кыш бабай  бәйрәмгә килеп, Иске Өҗемнән -Сәфәргалиев Илшатка, Әтнә авылыннан - Галәветдинов  Илзатка, Түбән Шашыдан - Галимҗанов Илшатка,  Югары Шашы авылыннан Һидиятуллин Наилгә  планшет тапшырды. Әлеге кичәне оештыруга "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге , мәгариф бүлеге, район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертте. 


9
декабрь, 2016 ел
җомга

 

9 нчы декабрь көнне Арча районында яшәүче  Социалистик Хезмәт герое Габдрахманова Стелла Закиевна Арча муниципаль районы  “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Гатауллина Лейсан Наилевна озатуында Республика Дәүләт  Советында  экскурсиядә һәм Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада булып кайтты.

Атказанган ватандашларыбызны, Социалистик Хезмәт Геройларын барлау зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. 9 нчы декабрьдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Рамиль Илгиз улы Гарифҗанов, Халыкны Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ильдус Коттус улы Әһлиев һәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Шамил улы Садыков Мирҗәм авылында гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Хадиҗан кызы Галимовада булдылар.

 

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 8 нчы декабрь көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле тәм – томнар тапшырдылар.     

2016 нчы елның 8 декабрендә Арча районы инвалидлары җәмәгать эшлеклесе, спикер “Дөнья Гүзәле -2013“ титулына ия булган Ксения Безуглова белән очрашуга бардылар.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 9 нчы декабрьдә Арча «Мәрхәмәтлелек үзәге»нең гаилә  hәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү  бүлегенең сенсор бүлмәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен тренинг күнегүләр үткәрелде.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 7 нче декабрендә инвалидлар Декадасы кысаларында  “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тазалык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен Арча шәһәренең “Казан арты “ тарих –этнографик музеена экскурсия оештырдалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International