Китмәгез торналар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

1 декабрьдә шәһәребездә инвалидлар ункөнлеге  башланып китте. Җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия бу ункөнлек һәркемне дә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның язмышы, яшәү көнкүреше хакында, аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотып, тагын да күбрәк  ярдәм итү турында уйланырга  мәҗбүр итә.

    Бу ункөнлек Арча Мәдәният йортында ачылды. Очрашуга иң актив оешмаларның рәисләре, эшләүче һәм эшләмәүче инвалидлар, инвалид балаларның әти-әниләре,  мөмкинлекләре чикләнгәннәргә социаль ярдәм күрсәтү оешма җитәкчеләре килгән иде.

   “Саяра” Иске Ашыт халык театры тарафыннан куелган Т.Гарипованың “Китмәгез торналар” драмасы халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтте. Һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International