03.04.2018 елны халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәгенен социаль педагог Татьяна Красавина китапханә хезмәткәрләре берлегендэ, оештырдылар һәм үткәрделэр төркемле дәрес «Кошлар безнең дуслар».
Чарада катнаштылар 11 балиг булмаган балалар. Әлеге чараның максаты балаларнын кошлар турында белемен киңәйтү, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте урыны турында кызыксыну уяту, шулай ук балаларда табигатьтә сакчыл караш тәрбияләргә.
«Балаларга кошлар турында, төшерелгән слайдлар күрсәтелде һәм викторина үткәрелде, шулай ук сөйләделәр укучыларга кызыклы фактлар кошлар турында. Чара ахырында «Уңган бармаклар» программасы кысаларында балалар ясадылар аппликация «Минем бәхет кошым». Бу эш балаларнын вак моторика һәм иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән» - ди Татьяна Николаевна.
Балаларга бу чара бик охшады!
Бала тудыру йортыннан кайтканнан соң үткән беренче көннәр – әти-әниләр өчен иң катлаулы була. Бу кечкенә сабый белән ни эшләргә? Аңа зыян китермичә ничек кулга алырга? Һәм башка борчый торган бик күп сораулар әти-әниләрне куркуга калдыра.
Мондый хәлне булдырмас өчен һәм әти-әниләрне гомерләрендәге иң мөһим һәм җитди бурычларын үтәүгә әзерләү максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Мин – әни” дип аталган социаль программа буенча йөкле хатыннар өчен профилактик шөгыльләр үткәрелә.
«Без бергә” проекты кысаларында Арча күпфункцияле үзәгенә йөрүче балалар “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә кунакта булдылар.
4 апрелькөнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты”ның шәфкатьлелек бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Юындыр кунакка килде” (чисталыкны саклау) темасына шөгыль үткәрелде.
“ Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” ДБУ ( алга таба Үзәк) директоры Агафонов Антон Викторович гражданнарны шәхси сораулар буенча һәр атнада сишәмбе көнне 14 сәгатьтән алып, алдан язылу буенча, Казан шәһәре, Серов урамы, 7 нче йорт, 205 кабинетта кабул итә.
5 апрель көнне, Сосна мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова “Юк дип эйтергә ойрәнәбез” дип исемлэнгән дәрес уздырды. Бу чара “Дети Росии - 2018” ведомствоара профилактик операция кысаларында узды.
5 апрель көнне, Сосна мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова муниципаль хезмәткәр Ләйлә Низамиева белән берлектә “Начар гадәтләргә - Юк” дип исемлэнгән дәрес уздырдылар. Бу чара “Дети Росии - 2018” ведомствоара профилактик операция кысаларында узды.
“Веста” Үзәгенең юрисконсульты Светлана Михаил кызы “Хезмәт законнарындагы яңа үзгәрешләр” темасына методик сәгать уздырды.
Кар әле эри генә башлауга карамастан, табигатьтә инде яз исе килә. Ә яз килү белән якын-тирә территорияләрне чистарту, төзекләндерү мәшәкатьләре дә өстәлә. Татарстанда, шул исәптән безнең Чистай районында, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан ителде. Беренче 4 апрель көнне узды. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр кулларына көрәк һәм лом тотып якын-тирә территорияләрне кар һәм боздан чистарттылар. Интернат-йорт тирәсендәге әйләнә-тирәсендә чисталык урнаштыру буенча өмәләр киләсе атналарда да булачак.