Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Алдан язылуны, язмача яки телдән гариза нигезендә, директорның сәркәтибе Закирова Ләйсән Харисовна гамәлгә ашыра. Гаризада мөрәҗәгатьнең асылы, шулай ук мөрәҗәгать итүченең исем-фамилиясе, социаль хәле,  кире элемтә өчен телефоннар, электрон почта адресы булырга тиеш.

Алдан язылу һәр көнне, шимбә-якшәмбе Һәм бәйрәм көннәреннән кала, 8 сәгаттьән 16 сәгатькә кадәр 554-61-45 телефоны буенча гамәлгә ашырыла.Төшке аш вакыты 12-00-12-30.

Шәхси кабул итү вакытында гражданин шәхесне раслаучы документын (паспорт) күрсәтә.

Үзәк директорының кабул итүе вакытында башка вазыйфаи затлар да катнашырга  мөмкин.

Мөрәҗәгать итүгә җавап, гражданинның ризалыгы буенча, язмача яки телдән булырга мөмкин.

Әгәр гражданинның мөрәҗәгатендәге сорауларга җавап бирү Үзәк компетенциясендә булмаса, гражданинга кая, нинди тәртиптә мөрәҗәгать итәргә икәнлеге аңлатыла.

Әгәр гражданин шул үк сорау белән элегрәк мөрәҗәгать иткән булса, аның мөрәҗәгатен карау кире кагылырга мөмкин.

 Мөрәҗәгать итүченең аек хәлдә булмавы, начар сүзләр әйтүе, начар гамәлләр кылуы шәхси кабул итүне кире кагу өчен нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International