Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә карата 6 апрель 2018 елда Җәлил картлар һәм инвалидлар йәртында яшәүчеләр белән әңгәмә үткәрелде. Әнгәмәне өлкән шафкать тутушы Сахабиева Нурия Равкать кызы белән берлектә Шарафетдинова Алсу Наиль кызы үткәрде.Әлеге әнгәмәдә бу йогышлы авыруны булдырмау һәм аннан саклану чаралары турында сүз барды.Яшәүчеләр үзләренә бу авыруны булдырмауны һәм иммунитетны күтәрүне нәтиҗә итеп алдылар. Чарада 38 яшәүче катнашты.
2018 елның 5 апрелендә медицина хезмәткәре Лилия Халитова беренче группа инвалиды Лидия Мальцевага «Дару куркынычсызлыгы» темасына әнгәмә үткәде.
2018 нче ел 6 нчы апрель җомга
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә китапханәче Ләйсан Мартынова «Авыруларны җиңәр өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк» дигән темага слайд-сәяхәт үткәрде. Чарада 29 кеше катнашты.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәтлек проблемаларына һәм сәламәт яшәү рәвешенә игътибарын җәлеп итү иде.
Китапханәче слайд-презентация ярдәмендә «Татарстанның дару үләннәре» яшел даруханәләр дөньясына кыскача экскурсия үткәрде. Социаль хезмәт алучылар үлән һәм җиләк-җимеш чәйләрен ясау серләре белән уртаклаштылар. «Безнең сәламәтлек - безнең кулда» дигән фильм аша социаль хезмәт алучылар сәламәтлекне саклау ысуллары турында белемнәрен киңәйттеләр. Чарада «Сәламәтлек турында кайгырту – иң яхшы дару» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.
Онытмагыз: Сезнең сәламәтлек – ул һәр көнне сезнең тормышыгыз. Сәламәт булыгыз!
Бөгелмәдә “Радуга” үзәгендә гайләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы экстремизм һәм террорчыклыкны профилактикалау буенча кинотренинг элементлары белән чара үткәрде. Чарада катнашу өчен “Преодаление” клубы балалары да чакырулы иде.
Бәтке авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Иванович Главнов шушы көннәрдә 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
“Әйдәгез аралашырга” проекты кысаларында кадет мәктәбендә укучы яшүсмерләрнең социаль җайлашу авырлыкларын һәм коммуникатив гадәтләрен үстерүгә юнәлтелгән мавыктыргыч һәм күәтләндергеч чара “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм баларага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Шипилова Е.Н. тарафыннан үткәрелде. Чарада тренинг күнегүләре, балигъ булмаганнар белән әңгәмә, фотоколлаж ысуллары кулланылды. Дәрес бер сулышта үтте, балаларга шундый тарафтагы чара ошады. Укучыларның теләкләрен тыңлап, нәтиҗә ясаганнан соң, социаль педагог балаларга кечкенә генә тәмле күчтәнәч бүләк итте.
6 апрель 2018 елда «сәламәтлегең өчен, –тренажерга» дигән чара үткәрелде. Инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучылар күпфункцияле «ДОН» комплексында шөгыльләнделәр.
Максат: хәрәкәтләнү сыйфатларын үстерергә
Баулы өлкәннәр һәм зәгыйфләр өчен интернат шартларында социаль хезмәтләр алучылар күп функциялы ДОН комплексында вак моториканы үстерү өчен, элементар көнкүреш һәм техник күнекмәләр уткәрелде . Күнекмәләр шәфкать туташлары күзәтүендэ үткәрелде.
Алабуга өлкэн яшьтэгеләр hәм инвалидлар интернатында гадәттән тыш хәлләр вакытында янгынга каршы тору чараларын өйрәтү буенча сөйләшү-аңлату үткәрелде
6 апрель 2018 ел, Җомга.
Алабугадагы «Доверие» узэгенэң өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галялтдинова А.А. “Социаль проектлар эшләү һәм тормышка ашыру” дигән тема буенча квалификациясен күтәрү курсларында белем алды. 3 көн дәвамында курс катнашучылары социаль проектлау кагыйдәләре белән таныштылар. Тәҗрибәле белгечләр терле терле мисалында социаль проектларны ничек дөрес итеп язарга һәм рәсмиләштерерү турында сөйләделәр. Программада катнашучылар сүзләреннән курс аларга куәтле этэргеч бирде.
Әлеге курс өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләренә «Ритэк» 2018 елгы социаль проектлар бәйгесенә үз эшен җентекләбрәк башкарырга һәм әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.
6 апрельдә Бөтендөнья өстәл теннисы көне. Бу - яшь бәйрәм, беренче тапкыр 2015 елның 6 апрелендә билгеләп үтелде.
“Сукырлар һәм начар күрчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” ДБУ педагоглары һәм анда социаль хәзмәтләрдән файдаланучылар апрельдә бу бәйрәмне билгеләп үттеләр.