Беренче өмә узды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Кар әле эри генә башлауга карамастан, табигатьтә инде яз исе килә. Ә яз килү белән якын-тирә территорияләрне чистарту, төзекләндерү мәшәкатьләре дә өстәлә. Татарстанда,  шул исәптән безнең Чистай районында, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту  буенча ике айлык игълан ителде. Беренче 4 апрель көнне узды. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр кулларына көрәк һәм лом тотып якын-тирә территорияләрне кар һәм боздан чистарттылар. Интернат-йорт тирәсендәге әйләнә-тирәсендә чисталык урнаштыру буенча өмәләр киләсе атналарда да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International