Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында “Юындыр кунакка килде” темасына дәрес үткәрелде.

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
4 апрелькөнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты”ның шәфкатьлелек бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Юындыр кунакка килде” (чисталыкны саклау) темасына шөгыль үткәрелде. Шөгыльнең максаты: балаларны сәламәт тормыш алып барырга этәргеч бирү; гигиеник кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңлату. Шөгыль уен формасында оештырылды: балаларга кунакка мультфильмнан Юындыр килде. Чара барышында балалар шәхси гигиена әйберләре: тарак, сабын төрләре, сөлге, теш щеткаларының төрлелеге, гель, шампунь турында белемнәрен ныгыттылар, чисталыкны сакламаган очракта нинди авырулар килеп чыгачагы, сәламәтлекне ныгыту турында белделәр . Укытуның техник чаралары да кулланылды: презентация барышында балалар микроблар, аларның микроскоп аша күренеше, кеше организмына йогынтысы турында белделәр, табышмакларга һәм сорауларга бик теләп җаваплар бирделәр. Шөгыль ахырында балалар үзләренә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында, нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International