“Хезмәт законнарындагы яңа үзгәрешләр”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

“Веста” Үзәгенең юрисконсульты Светлана Михаил кызы “Хезмәт законнарындагы яңа үзгәрешләр” темасына методик сәгать уздырды. Максаты: 2018 елда көчкә кергән хезмәт законнарындагы яңа үзгәрешләр белән танышу.

Очрашу вакытында өлкәдәге үзгәрешләр турында мәгълүмат бирелде: хезмәт хакы түләвенең минималь күләме артуы, пенсия түләүләре, пенсиягә чыгу яшенең үзгәрүе, ял көннәрен күчерү, хезмәт инспекторлары тарафыннан уздырылган тикшерүләр, хезмәт хакын индексацияләү, балалар пособияләрен индексацияләү кагыйдәләре һ.б. Тыңлаучылар, кызыксындырган сораулар биреп, юрисконсульттан җентекле җавап алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International