"Бөек Пасха" Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" Социаль приютында

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Ел саен "Минзәлә муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай"  Социаль приютында" Пасха бәйрәмен олылап үткәрү күркәм традициегә әйләнде. Балалар – безнең киләчәчебез. Бу көнне балалар бердәм булып “Христос терелде” дип бер берсе белән йомырка алышалар. Бу йола бик борынгыдан килә; Христос безгә гомер бирде, ә йомырка – яшәү билгесе. Без яшибез, сөенәбез, шатланабыз.

Кешеләргә карата игелек, мәхәббәт, мәрхәмәт белән сугарылган бу Олы бәйрәм бездә 7 һәм 8 апрель көннәрендә үтте. Приют тәрбиячеләре Красилҗникова Диана, Кадышев Рөстәм, Абдуллин Рәхим – балалар өчен “Боек Пасха” дигән бәйрәм программасы әзерлэделэр. Кичә барышында “Пасха безгә шатлык китерә” дигән темага энгэмә үткәрделәр. Балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын дөньяви әһәмиятен сөйләделәр.

Балалар бик теләп йомырка буяу буенга мастер-класста катнаштылар. Ә “Боек Пасха “ көнендә балалар тәрбиячеләр белән берлектә авыеның өлкән яшьтәге кешеләре белән йомырка алыштылар.

Кичә азагында балаларга күчтәнәчләре белән чәй остәле әзерләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International