Агымдагы елның 9 нчы апрелендә культорганизатор Фирдания Алексеева һәм бүлекчә хезмәткәрләре Балтач районының “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Кышны озату” бәйрәмен оештырдылар. Мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм лаеклы ялдагы өлкәннәребез ике төркемгә бүленеп бер - берсенең җитезлеген, тапкырлыгын, тизлеген, кыюлыгын сынадылар.Чара уеннар, җыр, бию белән аралашып бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Уен азагы тәмле коймак белән чәй эчү белән төгәлләнде. Әлеге бәйрәмдә тернәкләнүчеләр күңел күтәренкелеге, яшәү көче тупладылар.