Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Экодос” волонтерлары белән берлектә 9 яшүсмер өчен “Кошлар көне” оештырдылар. Чара балалар өчен кызыклы күнегүләрдән башланды, бу аларга кәеф күтәренкелеге өстәде. Аннан соң волонтерлар балаларга кошларның тормышыннан кызыклы мизгелләр турында сөйләде, соңыннан аларның кошлар турында белемнәрен тикшерү өчен сораулар бирделәр.
Балалар “Кошлар һәм хәрефләр”, “Кайда логика?” бәйгеләрендә бердәмләшеп кошларның төрләрен искә төшерделәр.
Бу чара балаларга кошлар көненең тарихын, искә төшерергә, кошлар дөньясын тирәнтен өйрәнергә, аларны яхшы кәеф белән баетырга ярдәм итте.