Галәм турында иҗат җимешләре

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

12 апрель көнне бөтен ил космонавтика көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм кешенең галәмгә беренче тапкыр очуына багышланган.

Менә шул күренекле вакыйгага багышланган безнең “Гнездышко” приютында “Галәм атналыгы” узды. Балалар белән тематик әңгәмәләр, шигырьләр уку, рәсем, аппликациялар ясау, пластилиннан әвәләү, үз куллары белән йомшак уенчыклар тегү кебек иҗат чаралары үтте.

Шулай ук безнең тәрбияләнүчеләребез «Космическая поделка» Муниципаль конкурсында актив катнаштылар. Анда безнең Катя Абрамова һәм Артем Савин 2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International