11 апрель 2018 г., чәршәмбе
«Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» Тукай муниципаль районындагы халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.
10 апрель Балык Бистәсе муниципаль районындагы "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсендәге социаль педагог һәм психолог эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә агрокөллият студентларына очрашу оештырдылар.
«Россия Балалары – 2018» ведомствоара операциясе кысаларында Чистай муниципаль районыныда дэулэт автоном учреждениясе халыкка социаль хезмэт күрсәту үзәге «Балкыш» белгечләре шәһәрнең урта мәктәбе базасында «Энергетик эчемлекләр куллануның нәтиҗәләре» профилактик дәрес үткәрделәр.
Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан һәм дә язучының гаиләсе Казан белән бик тыгыз бәйле булуын, дөнья һәм туган ил әдәбиятына шактый зур тәэсир ясавын исәпкә алып, җәмгыятнең игътибарын мәдәниятны һәм тел белемен үстерүгә юнәлдерү максаты белән, Татарстан Җөмһүриятенең Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Лев Толстой Елы игълан ителде.
Шул уңайдан “Яшел Үзән психоневрологик интернаты” Л.Н. Толстой тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне киңәйтү, әсәрләренә мәхәббәт уятып тагын да якынаю өчен мәдәни чаралар оештыручы Нурия Садыйкова җитәкчелегендә “Лев Толстой иҗатын иңләп” ярыш-викторинасын уздырды. Ярышта катнашучы (социаль хезмәтләр алучылар) Л.Н. Толстой тәрҗемәи хәле белән танышып, олы әдипнең әсәрләреннән өзекләр укыды, алган тәэсирләре белән уртаклашты, сораулар бирешеп, җаваплар эзләде, фикер алыштылар.
2018 елның 10 апрель көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, ата-аналар белән балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәләдә булмауны профилактикалау максатыннан “Мин лаеклы ата-ана” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында специалистлар әти-әниләрне статистика белән, балаларга карата рәхимсез могамәләдә булунын төрләре белән таныштырдылар. Шулай ук балаларга карата рәхимсез мөгамәләдә булган очракта хокукый җаваплылык турында азсызыкладылар. Әңгәмә ахырында специалистлар әти-әниләргә балаларың сәламәт һәм тулы кыйммәтле итеп үстерер өчен киңәшләр бирделәр.
11 апрель 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кешенең тән төзелеше” дигән чара узды.
2018 нче елның 11 нчы апреле, чәршәмбе
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы Миләүшә Ли СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Сәламәт булу - әйбәт!» дигән спорт – мәгълүмати чара үткәрде.
Чараның максаты: ВИЧ/Спид турында мәгълүмат бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәт алучыларның шәхси куркынычсызлыгын һәм иминлеген тәэмин итү иде.
Бу чарада социаль хезмәт алучыларның ВИЧ/Спид турында актуаль проблемалар белән таныштылар. Командада уйнаучылар туп, кыршау һәм сикергечләр кулланып, ярышлар үткәрделәр һәм төрле-төрле уеннар уйнадылар. Уеннар социаль хезмәт алучыларның кәефләрен күтәрде һәм физик активлыкларын арттырды. “Беләм, хуплыйм, кушылам” дигән темага видеоролик карагач, социаль хезмәт алучыларда җаваплылык һәм иминлек хисләре уянды.
Чарада 25 кеше катнашты.
11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне. Бу көнне бөтен дөньяда фашист концлагерьларында һәлак булганнарны искә алалар, истәлекле чаралар һәм очрашулар оештыралар.
10 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Садыков И. балалар белән берлектә «Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән чара үткәрде.
10 нчы апрель көнне Әтнә районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзеге бинасында 108-ПСЧ ФГКУ 7 отряд янгын сүндерү хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр узды. Тренировка барышында хезмәткәрләрнең һәм оешага килүчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрен тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде, шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды. Хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде.