10 апрель Балык Бистәсе муниципаль районындагы "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсендәге социаль педагог һәм психолог эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә агрокөллият студентларына очрашу оештырдылар.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре капитан Вәлиуллин Рәдиф Ралифович яшүсмерләргә наркотик һәм аларны куллануның зыяны турында сөйләде.
Очрашу ахырында яшүсмерләр фильм карадылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.