Казан чоры Лев Толстой язмышында бик зур роль уйнады, ләкин күбесе моны белеп бетерми әле...

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Казан чоры Лев Толстой язмышында бик зур роль уйнады, ләкин күбесе моны белеп бетерми әле...

Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан һәм дә язучының гаиләсе Казан белән бик тыгыз бәйле булуын, дөнья һәм туган ил әдәбиятына шактый зур тәэсир ясавын исәпкә алып, җәмгыятнең игътибарын мәдәниятны һәм тел белемен үстерүгә юнәлдерү максаты белән, Татарстан Җөмһүриятенең Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Лев Толстой Елы игълан ителде.

Шул уңайдан “Яшел Үзән психоневрологик интернаты” Л.Н. Толстой тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне киңәйтү, әсәрләренә мәхәббәт уятып тагын да якынаю өчен мәдәни чаралар оештыручы Нурия Садыйкова җитәкчелегендә “Лев Толстой иҗатын иңләп” ярыш-викторинасын уздырды. Ярышта катнашучы (социаль хезмәтләр алучылар) Л.Н. Толстой тәрҗемәи хәле белән танышып, олы әдипнең әсәрләреннән өзекләр укыды, алган тәэсирләре белән уртаклашты, сораулар бирешеп, җаваплар эзләде, фикер алыштылар.

Интернатның хезмәтләр алучылары, әлеге чарада актив катнашып, язмышы Казан белән тыгыз бәйле булган бөек әдипкә үз ихтирамын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International