Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән конкурс - чара

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе
10 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Садыков И. балалар белән берлектә «Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән чара үткәрде. Бу чараның максаты: - Кошлар тормышы турында тулы мәгълүмат бирү; - Кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү; - Балаларда мөстәкыйльлек, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләү иде. 1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бездә кошларга багышланган атналык үткәрелде. Буген шунын нәтиҗәсе буларак балалар кошлар турында булган белемнәрен берләштереп табышмаклар чиштеләр, ачык һавада төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар һәм дә кош ояларын урнаштыру белән шогыльләнделәр. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Безнең балалар да кошларның дуслары булырга, аларга ярдәм итәргә, сакларга кирәклеген төшенделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International