СПИДка каршы көрәш көненә «Сәламәт булу - әйбәт!» спорт – мәгълүмати чара

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

2018 нче елның 11 нчы апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы Миләүшә Ли СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Сәламәт булу - әйбәт!» дигән спорт – мәгълүмати чара үткәрде.

Чараның максаты: ВИЧ/Спид турында мәгълүмат бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәт алучыларның  шәхси куркынычсызлыгын  һәм иминлеген тәэмин итү иде.

Бу чарада  социаль хезмәт алучыларның  ВИЧ/Спид турында  актуаль проблемалар белән таныштылар.  Командада уйнаучылар туп, кыршау һәм сикергечләр кулланып,  ярышлар үткәрделәр һәм төрле-төрле уеннар уйнадылар.  Уеннар социаль хезмәт алучыларның кәефләрен күтәрде һәм физик активлыкларын арттырды. “Беләм, хуплыйм, кушылам” дигән темага видеоролик  карагач, социаль хезмәт алучыларда җаваплылык һәм иминлек хисләре уянды.

Чарада 25 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International