Чара "Кешенең тән төзелеше"

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

11 апрель 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кешенең тән төзелеше” дигән чара узды. Бу чараның максаты кешенең тән төзелешен өйрәнү, үз- үзеңне саклау, башкаларны хөрмәт итү, алдан үзләштерелгән белемнәрне ныгыту иде.

Чараны тәрбиячеләр Максютина Надежда hәм Рожина Любовь уздырдылар.

Башта балалар “Кешенең тән төзелеше” дигән презентация карадылар, төсле плакатта хис органнарының әhәмиятен билгеләделәр.

Чара барышында балалар тән төзелеше турындагы белемнәрен тагын бер кат беркеттеләр.Бу чара кызыклы hәм мавыктыргыч булды, монда  18 кеше катнашты. Чара инвалид балалар hәм аларның әти – әниләре өчен оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International