13.04.2018., «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 1 нче номерлы Иске Чүпрле урта мәктәбендә Гөльфия Вәлиуллина белән очрашу оештырылды. Очрашуны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Антонина Хәлилова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Йолдыз Мусина, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты директоры Алевтина Хәлилова, мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина, сыйныф җитәкчесе Алсу Шарапова, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урын басары Рамил Низамов алып бардылар. Очрашуның максаты, аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен алга таба һәрьяклы ярдәм күрсәтү. Шул ук көнне комиссия әгъзалары, ярдәм билгеләү өчен, гаиләгә бардылар. Гаилә әгзәләре белән бергә, гиләне авыр тормыш хәленнән чыгару өчен нинди күләмдә хезмәтләр кирәклеге билгеләнде.
“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә Арчаның Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар“Язгы әкият” дип аталган сәхнәләштерелгән чара белән килделәр.
Чистай психоневрологик интернатында “Кошлар өчен йорт” исемендә игелекле экологик акция узды. Акциянең чарасы мөмкинлекләре чикләнгән затларны хезмәткә, эшчәнлеккә, экологик культура формалаштыруга җәлеп итү. Мөмкинлекләре чикләнгән затлар үз куллары белән кошларга йорт ясадылар. Акциянең максаты табигатькә һәм туган якка мәхәббәт формалаштыру, хезмәт кунекмәләрен үстерү, күчмә кошларга хөрмәт уяту. Бу чара мөмкинлеге чикләнгән затларга якты язгы чырай, күтәренке кәеф бүләк итте.
Иртәнге гимнастика- көн буена күңел күтәренкелеге бирә. Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты.
Иреклеләр елы кысаларында, Космонавтика көне уңаеннан, Сарман гимназиясы укучыларына “Салют – 7” нәфис фильмы күрсәтелде.
2018 елның 29 март көнендә « Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә шагыйрь Никифор Тукмачевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Бер бәхет ул- шигырь язу» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәсе булып узды.
Иске Салавыч авылында яшәүче Латыйпова Фәүзия Шәрәфи кызына 12 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте баш зоотехнигы Рафис Галимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
«Бакчачы» хезмәт реабилитациясе кабины эшчәнлеге кысаларында “Веста” Үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәттә торучы гаиләләр өчен “Чәчәкле-декоратив усемлекләрне үстерү шартлары” дип аталган практик дәрес үткәрелде.
6.04.2018 ел, җомга
Кукмара тернәкләндерү үзәгендәге шәфкать туташы Набиева Лилия Харис кызы ата-аналарга 442 нче Федераль законы нигезендә әнгәмә үткәрде.
Максат һәм бурыч: халыкны төп хосусый социаль хезмәтләр белән таныштыру.
Ата-аналар үзләренең нинди төрдә социаль хокуклары, шулай ук алучы һәм тәэмин итүчеләр вазыйфаларын аңладылар.