Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары
рус
тат
Норматив документлар
Республика дәрәҗәсендәге НХА
Федераль дәрәҗәдәге НХА
Эшчәнлек
Сорау – Җавап
Республика үзәкләре
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре
Инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар
Акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар
Психоневрологик интернатлар
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре
Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар
Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль җайлаштыру үзәкләре
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча гражданнар сораштыруы
Хезмәт тәэмин итүчеләрнең реестры
Җыелма мәгълүмат
Учрежденияләр рейтингы
Файдалы мәгълүмат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре
Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында космонавтлар көненә багышланган мавыктыргыч чара
2018 елның 13 апреле, җомга
12 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Хабибуллина Г. балалар белән берлектә, 12 апрель – космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара үткәрде. Чарада 8 бала катнашты. Бу чараның максаты: • Космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны өйрәтү; • Дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү; • Әйләнә -тирәлектә баручы күренешләрне аңлауларына этәргеч бирү; • Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү; 12 апрель - Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавт - Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Узган гасырны галимнәр, язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да, 1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды. Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте. 12 апрельгә багышлап без балалар белән космос һәм күк җисемнәре турында китаплар укыдык, рәсемнәр карадык, кызыклы табышмаклар чиштек һәм дә космонавтика көненә багышланган почмак та ясап куйдык.
Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернаты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
“Югары Утар балалар социаль хезмәт күрсәтү йорты” дәүләт казна учреждениясендә “Яз һәм хезмәт бәйрәме. Асфальтта рәсем ясау конкурсы”
«1нче Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме» безнең балалар йортында якты һәм иҗади рәвештә узды.
2
гыйнвар, 2026 ел
Лесхоз интернат-йортында Мастер-класс
Бүген 2 нче гыйнвар көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч А.М. Вәлиева җитәкчелегендә агачтан ясалган чыршы уенчыкларын бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.
1
ноябрь, 2025 ел
Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
23
май, 2025 ел
Җиңел атлетика буенча чемпионат
22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз