Чистай психоневрологик интернатында “Кошлар өчен йорт” исемендә игелекле экологик акция узды. Акциянең чарасы мөмкинлекләре чикләнгән затларны хезмәткә, эшчәнлеккә, экологик культура формалаштыруга җәлеп итү. Мөмкинлекләре чикләнгән затлар үз куллары белән кошларга йорт ясадылар. Акциянең максаты табигатькә һәм туган якка мәхәббәт формалаштыру, хезмәт кунекмәләрен үстерү, күчмә кошларга хөрмәт уяту. Бу чара мөмкинлеге чикләнгән затларга якты язгы чырай, күтәренке кәеф бүләк итте.