«Бакчачы» хезмәт реабилитациясе кабины эшчәнлеге кысаларында “Веста” Үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәттә торучы гаиләләр өчен “Чәчәкле-декоратив усемлекләрне үстерү шартлары” дип аталган практик дәрес үткәрелде. Максаты: катнашучыларга чәчәкле-декоратив усемлекләрне төрле шартларада үрчетеп була икәненә өйрәтү.
Дәрес башында белгечләр катнашучылардан үзләренең өйләрендә үсемлекләрне нинди шартларда үстерүләре белән кызыксындылар: нинди җир кулланалар, ничек итеп су сибәләр, нәрсә белән ашлыйлар, нинди савытларга утырталар икәнен сорадылар. Катнашучылар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар.
Әңгәмәдән соң, үсемлекләрне күчереп утыртканда истә тотарга кирәкле кагыйдәләр дә әйтеп үтелде. Бу дәрестә, катнашучылар, нинди ел фасылы булуына карап, үсемлекләргә аерым тукландыру чаралары кулланыла икәнен, температура режимын төгәл сакларга кирәклеген, су сибү һәм җир дымлылыгын күздә тотуны, корткычларга карата саклану чараларын кулланырга кирәклеген белделәр. Барлык шартларны да төгәл үтәгән очракта гына матур һәм куз явын алырлык үсемлекләр үстерергә була.
Дәрес азагында белгечләр сирәк очрый торган үсемлекләрне үстерү серләре белән дә ураклаштылар. Әлбәттә, һәрбер бакчачы үзенең оранжереясында иң матур гөлләр һәм чәчәкләр утыртырга тырыша. Бүлмә шартларында мондый үсемлекләрне үстерү бик авыр булса да бу мөмкин эш. Бары тик барлык шартларны да төгәл үтәргә һәм түзем булырга кирәк. Дәрес бик эчтәлекле һәм катнашучыларга кызыклы булды.