13.04.2018., «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 1 нче номерлы Иске Чүпрле урта мәктәбендә Гөльфия Вәлиуллина белән очрашу оештырылды. Очрашуны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Антонина Хәлилова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Йолдыз Мусина, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты директоры Алевтина Хәлилова, мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина, сыйныф җитәкчесе Алсу Шарапова, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урын басары Рамил Низамов алып бардылар. Очрашуның максаты, аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен алга таба һәрьяклы ярдәм күрсәтү. Шул ук көнне комиссия әгъзалары, ярдәм билгеләү өчен, гаиләгә бардылар. Гаилә әгзәләре белән бергә, гиләне авыр тормыш хәленнән чыгару өчен нинди күләмдә хезмәтләр кирәклеге билгеләнде.