Иреклеләр елы кысаларында, Космонавтика көне уңаеннан, Сарман гимназиясы укучыларына “Салют – 7” нәфис фильмы күрсәтелде. Чараны оештыруда “Җиңү Волонтерлары” яшьләре һәм “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре зур өлеш керттеләр. Волонтерлар рәтендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшүсмерләр дә катнашты. Укучылар актерларның оста уенын, нәфис фильмдагы сюжетның бик мавыктыргыч булуын билгеләп киттеләр. Кинода күтәрелгән проблемалар: дуслык, туган илгә мәхәббәт, “чын ирләр” гамәлләре, - барысы да укучылар күңелендә зур эз калдырды. Яшүсмерләр “Салют – 7”не карарга дусларына да, әти-әниләренә дә тәкъдим иттеләр.