2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре, Республика матди ярдәм үзәгенең 35 нче бүлеге хезмәткәрләре икеайлык кысаларында экологик өмә үткәрделәр.
Алар үз территорияләрендәге участокта карны тараттылар һәм юл кырыендагы чүпләрне җыйдылар.