2018 ел Россиядә ”Волонтерлар елы” итеп игълан ителде. “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе Баулы муниципаль районы мәктәпләренең волонтерлары белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә.
Бүлекчәгә өйдә социаль хезмәт алучы өлкән кешеләрдән йортта һәм бакчаларда ярдәм итүне сорап үтенечләр еш килә. 2018 елның 17 апрельдә көнендә үзәк хезмәткәрләре тарафыннан Баулы шәһәренең 5 нче мәктәптә белем алучы 6 сыйныф волонтерлары белән хезмәт һәм тыл ветераны Поджидаева Анна Васильевнага карата ярдәм итү чарасы оештырылды. Балалар бакчада кулдан килгәнчә сабаклар җыештыруда ярдәм иттеләр.